ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында 35 кг күләмендә ат итеннән эшләнгән продукцияне ветеринария белешмәсе булмаган килеш сату очрагын ачыклаган. Гаепле затка карата административ штраф турында протокол төзелгән.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе районындагы постта юл транспорт иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 17 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре ташу очрагы ачыкланган.Гаепле затка административ хокук бозу турында проткол төзелгән.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында ветеринария белешмәсе булмаган килеш казлар сату очрагын кисәткән. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сату очрагын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган, сату туктатылган.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инпсекторлары Әлки районы Базарлы Матак авылында үткәрелгән махсус рейд вакытында ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагын ачыклаган – терлекчелек продукциясен сату тиешле таләпләрне үтәмичә оештырылган. Сатучылар административ штраф түләргә тиеш була.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы территориясендә маллар сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – сатылучы малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган, сату туктатылган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында тавык йомыркасы һәм колбаса эшләнмәләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле зат админитсратив штрафка тартыла.

26 нчы октябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә бер базар янында елга балыгын, сөтне сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – сатылучы товарга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле сатучы административ штраф түләргә тиеш була.

 

Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре “Саба” җәмгыятендәге 609 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә реакция бирүче маллар күзәтелмәгән. Соңыннан бу малларга себер түләмәсенә һәм башка авыруларга каршы вакөина ясалды.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашия республикасына ташылучы малларга ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклаган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International