9 нчы ноябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге базар янында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен сатучыны ачыклый. Гаепле затка карата административ беректмә төзелгән, сату туктатылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы базарлы Матак авылында терлекчелек продукцияләрен сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Гаепле затка штраф каралган, сату туктатылган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында сыер итен ташыганда ветеринария таләпләрен тупас бозу очрагын ачыклаган – сыер ите тиешеле температураны саклый торган җиһазларсыз машинада ташылган. Гаепле затка административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында Кайбыч районыннан Чувашия республикасына бер баш мал ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган – малга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – нурлат юлында кизү вакытында транспорт чараларын тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен үтәмәү очрагын ачыклаган – Самарадан ташылучы 10,06 тонна күләмендә көрпәгә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штраф түләячәк.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәре һәм районында тиешле булмаган урында оештырылган сату урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Терлекчелек продукциясен сатканда ветеринария кагыйдәләре бозу ачыкланмаган.
7 нче ноябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Камадагы бер базарда тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер ите сатучыны ачыклый. Гаепле сатучы администртатив штраф түләргә тиеш була.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә 23 берәмлек транспорт чарасы туктатып тикшерелгән. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланган – терлек ташыганда тиешенчә бәйләнмәгән була. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә 23 берәмлек транспорт чарасы туктатып тикшерелгән. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланган – терлек ташыганда тиешенчә бәйләнмәгән була. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Балтач районыннан Кайбыч районынан маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый – алты баш мал тиешенчә бәйләнмәгән килеш ташыглган. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартыла.