Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында сыер итен ташыганда ветеринария таләпләрен тупас бозу очрагын ачыклаган – сыер ите тиешеле температураны саклый торган җиһазларсыз машинада ташылган. Гаепле затка административ штраф турында беркетмә төзелгән.