Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районындагышәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрау шартлары белән таныштылар. Бу чараның максаты – дуңгызларның африка чумасы авыруын профилактикалау. Рейд вакытында Елантово авылында дуңгызларның ирекле йөрү факты ачыкланган. Мал хуҗасы административ штраф түләргә тиеш була.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Кама Аланы бистәсендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сатучы хатын-кызга административ штраф турында беркетмә төзегән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Чистай районындагы бер балалар бакчасында терлекчелек продукциясен саклау вакытында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында бройлер тавыкларының, тавык йомыркаларының куллану вакыты чыкканлыгы ачыкланган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә тиешле булмаган шартларда ветеринария таләпләрен бозып маллар ташу очрагын ачыклаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
“Әгәр сез моны сизмисез икән, димәк, хәлегез мөшкел түгел”, - диде Николай Власов ресторан һәм отель хуҗаларына.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Меркурий” системасы ресторан һәм отельләр челтәрен урыннарга чыкмыйча гына, читтән торып тикшерә башлаган. Бу хакта бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган түгәрәк өстәлбарышында билгеле булды.
Чара Татарстанда “Меркурий” системасы аша электрон ветеринария сертификаты тутыру эшчәнлегенә багышланган иде.
“Ресторан һәм отельләрне тикшерү ничек һәм кайчан булачак, безгә ничек әзерләнергә?” – диде ТР һәм Казан шәһәренең отельләр ассоциациясе башкарма директоры Анастасия Иванова РФ Россельхознадзор оешмасының җитәкчесе урынбасары Николай Власовка.
Власов исә тикшерүләрнең инде башлануын әйтте.
“Сезне сөендерәмме, көендерәмме – әмма тикшерүләр инде башланды. “Меркурий” системасы сезнең янга килмичә генә дә эшчәнлекне тикшерү мөмкинлеген бирә. Безнең һәр субъектта мониторинг төркеме бар. Ә аларны исә РФ Россельхознадзорның оешмасының махсус төркеме күзәтә. Әйткәнемчә, тикшерүләр башланды, әгәр сез аны сизмисез икән, димәк, хәлегез начар түгел”, - диде Николай Власов.
Урынбасар штрафлар турында да кисәтте. “Штраф санкцияләре турында РФ Президентының махсус боерыгы бар. Әлегә ул сумма бик кечкенә, әмма 1 гыйнвардан бер тәртип бозу очрагы өчен 2 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин”, - диде Власов.
“Бу проект хәзер РФ Сәүдә-сәнәгать министрлыгы дәрәҗәсендә карала”, - диде Николай Власов.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Киләчәктә “Меркурий” системасы аша азык-төлек продуктларын гына түгел, косметика, дару препаратлары һәм киң кулланылышлы башка товарларны да күзәтеп булачак. Бу хакта бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә РФ Россельхознадзор оешмасының җитәкчесе урынбасары Николай Власов әйтте.
“Меркурий” системасы ярдәмендә бүген электрон ветеринария сертификаты әзерләнә. Программада тутырылган электрон документ товарның һәр адымын күзәтү мөмкинлеге бирә.“ Меркурий” системасы Россиядә 2009 елдан бирле эшләп килә. Беренче вакытта аннан Россельхознадзор хезмәткәрләре генә файдаланды. Соңыннан субъектларның ветеринария хезмәтләре кушылды.
“Меркурий” - бүген чыннан да зур мәгълүмат системасы. Аның ярдәмендә бер тәүлеккә 5 млн сертификат тутырыла. Системага 2 млн тирәсе кулланучы теркәлгән. Россиядә товар озатуга бирелә торган документларның 86 %ы әлеге система аша эшләнә. Күрсәткечләр начар түгел, әмма без моның белән генә канәгать түгел. Безнең өчен ул саен 96-98 процентны тәшкил итәргә тиеш,” – диде Власов.
Россия ведомствосы җитәкче урынбасары сүзләренчә, “Меркурий” көн саен яңарып тора.
“Меркурий” киләчәктә федераль күзәтү системасы компоненты булачак. Ул киләчәктә ветеринария өлкәсендә генә түгел, санитария, косметика, дару препаратлары, “ширпотреб” товарларын сатуны да “үтә күренмәле” итәчәк. “Бу проект хәзер РФ Сәүдә-сәнәгать министрлыгы дәрәҗәсендә карала”, - диде РФ Россельхознадзор оешмасының җитәкчесе урынбасары Николай Власов.
19 нчы ноябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Апас районындагы бер балалар бакчасында ветеринармя таләпләре үтәлешен тикшергән. Планлы тикшерү вакытында кимчелеекләр табылмаган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары контролендә Тукай районы “Ярыш” хуҗалыгында 181 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр. Шикле реакция биргән маллар ачыкланмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында сыер итенә ветеринария белешмәсе булмау, туңган балык һәм итне тиешле шартларда сакламау кебек ветеринария таоәпләре үтәлмәү ачыкланган. Җаваплы зат административ штраф түләргә тиеш була.
Саба районы ветеринария лабораториясе эшчәнлеге хакында
12 – 19 нчы ноябрь көннәрендә саба районы ветеринария лабораториясе түбәндәге күләмдә тикшеренүләр үткәргән:
- 28 тапкыр сөт сыйфаты ткшерелгән;
- 3 тапкыр эре мөгезле терлектән патологик материал тикшерелгән;
- 20 тапкыр дезинфекция сыйфаты тикшерелгән;
- 5 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр;
- 13 тапкры кетан тәнчекләренә тикшерү үткәрелгән;
- 20 тапкыр канга биохимик анализ ясалган;
- 395 тапкыр кананализы лейкозга, 395 тапкыр бруцеллезга тикшерелгән;
- 146 түшкә сыер итен, 1 түшкә сарык итен, 28 тапкыр сөт һәм сөтчелек продукциясен ветеринар-санитар экспертиза бүлеге тикшергән.