“Әгәр сез моны сизмисез икән, димәк, хәлегез мөшкел түгел”, - диде Николай Власов ресторан һәм отель хуҗаларына.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Меркурий” системасы ресторан һәм отельләр челтәрен урыннарга чыкмыйча гына, читтән торып тикшерә башлаган. Бу хакта бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган түгәрәк өстәлбарышында билгеле булды.
Чара Татарстанда “Меркурий” системасы аша электрон ветеринария сертификаты тутыру эшчәнлегенә багышланган иде.
“Ресторан һәм отельләрне тикшерү ничек һәм кайчан булачак, безгә ничек әзерләнергә?” – диде ТР һәм Казан шәһәренең отельләр ассоциациясе башкарма директоры Анастасия Иванова РФ Россельхознадзор оешмасының җитәкчесе урынбасары Николай Власовка.
Власов исә тикшерүләрнең инде башлануын әйтте.
“Сезне сөендерәмме, көендерәмме – әмма тикшерүләр инде башланды. “Меркурий” системасы сезнең янга килмичә генә дә эшчәнлекне тикшерү мөмкинлеген бирә. Безнең һәр субъектта мониторинг төркеме бар. Ә аларны исә РФ Россельхознадзорның оешмасының махсус төркеме күзәтә. Әйткәнемчә, тикшерүләр башланды, әгәр сез аны сизмисез икән, димәк, хәлегез начар түгел”, - диде Николай Власов.
Урынбасар штрафлар турында да кисәтте. “Штраф санкцияләре турында РФ Президентының махсус боерыгы бар. Әлегә ул сумма бик кечкенә, әмма 1 гыйнвардан бер тәртип бозу очрагы өчен 2 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин”, - диде Власов.