Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Племдело Алексеевское” җәмгыятенә караган хуҗалыкта 157 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен өйрәнделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсендә район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре мөһим сорауларны күтәрделәр. Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үткән киңәшмәдә ветеринар-санитар ңэкспертиза эшен оештыру, үләт базлары һәм биотермик чокырларны төзекләндерү, терапевтлар тарафыннан дөрес итеп отчет төзү сораулары каралды.
“Юмарт сишәмбе” Бөтендөнья инициативасы кысаларында 27 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәре ветеринария берләшмәсендә шәфкатьлелек акциясе үтте. Акция кысаларында бу көнне шәһәр участок ветеринария дәваханәсенә эт һәм мәчеләренә кагылышлы сораулары белән шәһәр халкы килде. Ветеринария табиблары 40 тан артык клиентны кабул итте. Әлеге чара Яр Чаллы шәһәре җирле телеканалында яктыртылды.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрне тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылган кимчелекләрнең вакытында төзәтелүе ачыкланган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге ярминкә мәйданында терлекчелек продукцияләрен сатканда ветеринария таләпләре үтәлешен контрольдә тотты. Сатучыларның ветеринария белешмәләре булу-булмавын тикшерделәр, азык-төлек сатканда ветеринария кагыйдәләрен үтәүне таләп иттеләр.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Вахитов” хуҗалыгында 346 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Татарстан Республикасы МИнистрлар КАбинеты начальнигы Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнарны кабул итүне Арча районында үткәрде. Бүген Арча райны ветеринария берләшмәсендә ветеринария өлкәсенә кагылышлы сораулары белән районның 7 гражданы килгән иде. Читтән кошлар кайтару, лейкоз авыруына кагылышлы һәм башка сораулар ишетелде. Гражданнарны кабул итүдә Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов, Саба территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Гарипов катнашты.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Аксубай бистәсендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер ите сату очрагын ачыклаган. Гаепле затка административ штраф турында беркетмә төзелгән.