ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары контролендә Алексеевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан “Красный Восток Агро” җәмгыятенең “Лебяжье” терлекчелек комплексында 657 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән турберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы территориясендә елга балыгы сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – балыкка тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән, сату туктатылган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл патруль хезмәте белән берлектә кизү вакытында 28 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган – маллар тиешенчә бәйләшмәгән килеш ташылган. Гаепле затка карата админситратив штраф турында беркетмә төзелгән.

1 нче декабрь көнне Яшел Үзән районы “Яңа тура” технополисы территоиясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Халыкка терлекчелек продукциясен тәкъдим иткәнче,  ул җитди ветеринария тикшерүе үтте. Ветеринар контрольне Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре, Апас территориаль бүлеге инспекторлары тәэмин итте.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел үзән районында урнашкан сугым цехында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында табылган кимчелекләрне бетерер өчен вакыт бирелде.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы бер балалар бакчасында терлекчелек продукциясен саклау һәм эшкәртү вакытында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Яшел Үзән районындагы Галимова Х.Х. шәхси эшмәкәр хуҗалыгында ветеринария өлкәсенә кагылышлы алдан табылган кимчелекләрнең үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ачыкланганча, алдан табылгшан кимчелекләр вакытында бетерелгән.

 

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге бер базар янында ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы һәм сөт сатучыны ачыклаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән, сату туктатылган.

 


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Малмыж юлында кизү вакытында эре мөгезле терлек тиреләрен ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Тиреләргә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата админситратив штраф турында беркетмә төзелгән.

Бүген Ютазы районы ветеринария берләшмәсендә ветеринария белгечләре катнашында узган айга эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Аяз шәфигуллин, Республика ветеринария лабораториясе җитәкчесе Марс Вәлиев, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре, хуҗалыкларның мал табиблары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International