ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Чувашия республикасыннан Казанга сарык итен ташыганда ветеринария таоәпләре үтәлмәү ачыкланган. 15 түшкә сарык итенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф каралган.

Баулы районы ветеринария берләшмәсе белгечләре “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында Баулы шәһәрендәге “СемьЯ” балалар йортында булып кайтты. Табиблар балалар белән аралашты, аларга уку өчен кирәк блуган канцелярия товарлары бүләк итте.

 

Казан территоииаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Мордовия Республикасына тавык йомыркасын һәм колбаса эшләнмәләрен тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар административ штрафка тартыла.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашиядән Казанга сату өчен ташылучы 5 түшкә сыер итен тиешле булмаган шартларда илтү очрагын ачыклаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.  

Бу көннәрдә Актаныш районы ветеринария белгечләре өчен квалификацияне күтәрү курслары үтә. Укуларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы көрәш бүлеге начальнигы Александр Козлов һәм дәвалау-профилактика бүлеге белгече Фәннүр Сөнгатов алып бара.  

4 нче декабрь көнне Арча районы ветеринари берләшмәсендә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан чара узды. Хәзер ветеринария берләшмәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән 7 кеше эшли. Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Файзрахманов әле белгечләрне кабул итеп, аларның сорауларын тыңлады.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

26 нче ноябрьдән – 30 нче ноябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 3833 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 963 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 1008 тапкыр кан тикшергән, 174 тапкыр патологик материал;

-         Бактериология бүлеге 60 тапкыр паталогик материал, 4 тапкыр сөт, 8 тикшерү гистологиягә, 1 мәет тикшерелгән;

-         Биохимия бүлеге 9 тапкыр терлек азыгын, 20 төрле кан, 1 тапкыр сөт тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 379 төрле тикшерү үткәргән; 

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 8 тапкыр сөт, 7 тапкыр ит, 2 тапкыр бал тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 89 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән.

 

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы, сыер ите, күркә ите сату очрагы ачыкланган. Продукцияне сату туктатылган, гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылында елга балыгы сатканда ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Махсус рейд вакытында ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланмаган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында биш урында маллар сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – эре мөгезле терлек бозауларына тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International