Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары 7 нче декабрь көнне “Камышла” постында кизү вакытында 18 төрле транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында 3 тапкыр терлекчелек продукциясен ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары контролендә Яңа Чишмә районы ветеринария белгечләре “Агро-Основа” җәмгыятендә 1157 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Ютазы районы ветеринария берләшмәсендә 2017 – 2018 еллык финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Баш ветеринария идарәсенең ревизоры Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә киңәшмә үтте.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Камышла” постында юл патруль хезмәте белән берлектә кизү вакытында 11 төрле транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт ташу очрагы ачыкланган.
6 нчы декабрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары, Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Ильинское авылындагы бер шәхси хуҗалыкта, гражданин шикаяте нигезендә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын, авыл хуҗалыгы кошларын асраганда ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган.
Ветеринария даруханәсендә эшләүчеләр өчен агросәнәгать комплексындагы кадрларны укыту институтында квалификацияне күтәрү курслары узды. Белгечләрне ветеринария препаратлары маркетингы, фармация өлкәсендә экономия, ветеринария диетасы, фармацевтика химиясе серләренә өйрәттеләр. Укуларның практик өлешендә исә яңа цифрлы технологияләрне кулландылар. 72 сәгатьлек квалификацияне күтәрү курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән кама шәһәрендәге бер базарда тиешле булмаган урында оештырылган сәүдә ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд вакытында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш елга балыгы сату очрагын ачыкланган. Гаепле гражданкага административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында сату өчен Азнакайдан Түбән Камага 14 түшкә тавык һәм каз итен ташу вакытында ветеринария таләпләре үҗәлмәүне ачыклаган – иткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 22 кг күләмендә горбуша балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Авыл хуҗалыгы Министрлыгы приказын тупас бозучыларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында 22 кг күләмендә горбуша балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына юлыккан. Авыл хуҗалыгы Министрлыгы приказын тупас бозучыларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.