Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды (тантаналар залы, Пушечный двор). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдиновка "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы"бүләге тапшырылды. 

“Монда сәнәгать, төзелеш предприятиеләре, мәгариф, медицина өлкәсе хезмәткәрләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре бар. Чын күңелемнән сезгә намуслы хезмәтегез, үз эшегезне яратуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Хезмәтегез һәм талантыгыз нәтиҗәсендә сез үз һөнәрегездә югары казанышларга ирешкәнсез”, - диде үзенең чыгышында Алексей Песошин.

 Алексей Песошин 2018 елда республиканың социаль- икътисади үсешендә ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.

Алексей Песошин 2018 елда республиканың социаль- икътисади үсешендә ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.

Татарстан гадәттәгечә төп макроикътисади күрсәткечләр буенча лидер төбәкләр санында.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, быел республиканың тулаем төбәк продукты 2,4 трлн сумга җитә.

Сәнәгать җитештерү индексы 101,7% тәшкил итә. Товар әйләнеше узган ел белән чагыштырганда 105,6%ка, тышкы сәүдә әйләнеше 9,3%ка җитә.

Республиканың хезмәт базарында тотрыклылык саклана, 2018 елның декабрь азагына эшсезлек дәрәҗәсе 0,55% кимрәк булыр дип көтелә.

Республикабыз башкаласы - Казан - елдан ел зур халыкара чаралар уздыру үзәгенә әверелә бара. Кунаклар Татарстанның кунакчыллыгын, матурлыгын һәм мәдәни үзенчәлекләрне күрәләр.

2020 елда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Алексей Песошин бүгенге чарада катнашучыларга республика үсешенә керткән көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, барысына да сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.

Казан Кремлендә барлыгы 48 РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International