ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Казан  территориаль бүлеге инспекторлары  “Мәскәү-Уфа” М-7 юлында ташу кагыйдәләрен бозып  4 баш эре мөгезле терлекне бәйләмичә ташыганнарын  ачыкладылар.  Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылды.


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары «Таврия-2» постында, ташу кагыйдәләрен бозу очрагын ачыкладылар. Кош ите продукциясе антисанитар шартларда ташылган. Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылды.

 

 Хөрмәтле   хезмәттәшләр!

Сезне якынлашып килүче 2019 ел белән чын күңелдән котлыйм! Яңа ел-ул тылсымлы бәйрәм, аның артында яңа тормыш бите ачыла.

Яңа Елда сезнең теләкләрегез тормышка ашсын һәм өметләрегез аклансын,  тынычлык һәм татулык саклансын.Чын күңелдән Сезгә бәхет, уңышлар һәм   күңел тынычлыгы телим! Яңа ел Сезнең йортка муллык һәм иминлек алып килсен!

Казан территориаль булеге инспекторлары Казан шәhрендәге базарларны тикшерү буенча рейд ясады.

Рейд барышында, ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозып, хайван продукциясен ташый торган машинада, тиешле температура режимы үтәлмәве ачыкланган.

Хокук бозучы административ хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылган


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә 2018 елны йомгаклау һәм 2019 елга булган планнар буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Гәрәев Айрат Рәшит улы катнашында киңәшмә узды.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары  Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылы территориясендә 50 кг диңгез балыгын саткан вакытта ветеринрия таләпләре үтәлмәве ачыкладылар – продукцяигә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары  Татарстан Республикасы  Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылы территориясендә 10 кг.  казылык әйберләрен рөхсәтсез сату очрагы ачыкланды . Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.

Казан шәһәре базарлары буенча рейд чаралары барышында Казан территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария өлкәсендәге законнарны бозып сату ягыннан Казан шәһәрендә хайваннар продукциясен ташу очраклары ачыкланды.  Эре мөгезле терлек ите, суыту белән ташылган. Гаеплеләр РФ КоАП 14.43 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылды.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Түбән Кондрата авылындагы «Түбән Кондрата балалар бакчасы» Муниципаль Бюджет Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә карата элек бирелгән күрсәтмәнең үтәлешенә карата планнан тыш тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмады, курсэтмэ тулысынча утэлгэн.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары СПВК «Сорочьи Горы»да  дежур вакытта, юл-патруль хезмәткәрләре белән берлектә 29 берәмлек автомашина тикшерелде, шуларнын 11 подконтрольный- кузэту астындагы йоклэр ташыганнар.

Могезле эре терлекне санитарно-ветеринарный кагыйдэлэрен бозып ташу очрагы ачыкланды, ягни терлек бэйлэусез алып кайтылган.

Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International