Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә 2018 елны йомгаклау һәм 2019 елга булган планнар буенча киңәшмә узды.

2018 елның 28 декабре, җомга

 Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә 2018 елны йомгаклау һәм 2019 елга булган планнар буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Гәрәев Айрат Рәшит улы катнашында киңәшмә узды.

Чарада Арча муниципаль районы авыл  хуҗалыгы оешмаларының мал  табиблары һәм участок ветеринария белгечләре  катнашты.

Киңәшмә барышында 2018 елның декабрь ае эшенә тирәнтен анализ ясалды, Һәр ветеринария участогы буенча аерым эпизоотиягә каршы чаралар үткәрүгә бәя бирелде.

Тантаналы өлештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дипломы белән Арча муниципаль районы Түбән Аты урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кәримова Гөлия Марат кызы бүләкләнде, ул «Мин Булачак ветеринария табибы» иҗади конкурсында «Сочинение» номинациясендә  II урын алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International