Казан территориаль булеге инспекторлары тарафыннан 2018 нче елның 22 нче декабрендә,М-7 «Мәскәү-Уфа» («Малиновка» СП) автоюлының 777 нче чакрымында ,Татарстан Республикасы Кама Тамагы районыннан Казан шәһәренэ, тиешле ветеринария белешмэсе булмаган 2 туш сыер ите ташу очрагы ачыкланды. Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 2 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.
Апас территориаль булеге инспекторлары, ЮХИДИ хезмэткэрлэре бн берлектэ, а/д Кайбыч-Молькеево аралыгында сакта торган вакытта, Чувашия Республикасы Батыреевский районыннан Татарстан Республикасына, ветеринария белешмэсе булмаган 13 айгыр ташу куренеше ачыкланган.
Шулай итеп, 1993 елның 14 маенда чыккан 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15 һәм 21 статьялары , приказ бозылган.
Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча беркетмә төзелде. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында ветеринария белешмәсе булмаган килеш бозаулар сату урынын ачыклаган. Гаепле затларга административ штраф турында беркетмә төзелгән, бозаулар сату туктатылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә өй шартларында эшләнгән эремчек, каймак саткан вакытта ветеринрия таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – продукцяигә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була, сату туктатылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районында 4 урында эре мөгезле терлек бозаулары сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – бозауларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар штрафка тартылган, сату туктатылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында терлекчелек продукцяисен ташыганда ветеринария белешмәсе булмауны ачыклаган. Гаепле затка административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 1180 данә йомырка, 16 кг колбаса, 40 кг тозлы балык ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – продукциягә тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Гаепле затка карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары контролендә Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан “Зубов” хуҗалыгында 346 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Сарман районы Җәлил бистәсендәге бер балалар бакчасында ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу теркәлмәгән, кимчелекләр күрсәтелгән вакытта бетерелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районында терлекчелек продукцияләрен сату урынында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен сату очрагы ачыкланган. Гаеплегә карата административ беркетмә төзелгән.