Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәренең «Чебурашка «2 нче гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы» карата ветеринария законнары таләпләрен үтәү буенча урынга чыгып планлы тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында ветеринария законнарының бозылуы ачыкланды.Әлеге факт буенча беркетмә төзелде һәм административ хокук бозу турында эш буенча карар чыгарылды, күрсәтмә бирелде, вазыйфаи зат РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге Мөслим муниципаль районы Вәрәшбаш авылында «Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә карата терлекчелек продукциясен саклаганда, эшкәрткәндә һәм реализацияләгәндә ветеринария законнары таләпләрен үтәү буенча планлы күчмә тикшерү уздырды. Вазыйфаи затка, маркировкадан башка гына, туңдырылган балыкны саклау кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзелде, бу исә 2000 елның 2 гыйнварындагы 29-ФЗ номерлы РФ Федераль законын бозу булып чыкты, кагыйдә бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Актаныш шәһәре администрациясендә хайваннар котыру авыруын профилактикалау буенча ункөнлек үткәрү кысаларында эпизоотиягә каршы комиссия утырышы узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карары белән халыкка хәбәр итү, йорт хайваннарын тотуны оештыру мәсьәләләрендәге республика законының төп нигезләмәләрен аңлату буенча таләпләр билгеләнде. Дәүләт ветеринария инспекциясенең Чаллы бүлеге инспекторы Галиев Рәҗәп Хәлил улы утырышта катнашучылар алдында доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә Актаныш РДВБ башлыгы, Роспотребнадзор, аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе тарафыннан «элек гражданнардан кергән мөрәҗәгать нигезендә, 2016 елның 19 маендагы 194 номерлы» Авыл хуҗалыгы янтомофиль үсемлекләрен җитештерү, үстерү, сату һәм серкәләндерү максатларында бал кортларын тотуның ветеринария кагыйдәләрен бозу фактларын бетерү буенча Түбән Кама районының Кама поселогында урнашкан умарталык тикшерелде. Умартадагы җитешсезлекләр тулысынча бетерелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Активист" карата планлы күчмә тикшерү уздырылды. Тикшерү нәтиҗәсендә ветеринария законнары таләпләрен бозу ачыкланган. Вазыйфаи зат РФ КоАП 10,8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Ветеринария законнарын бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама районы Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Кама районының «Таврия-1» стационар постында тикшерү вакытында ветеринария законнарын бозган өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының "Таң" АХҖКГА карата планлы күчмә тикшерү уздырылды. Планлы тикшерү үткәрү нәтиҗәсендә ветеринария законнарын бозу очраклары ачыкланды. Вазыйфаи зат РФ КоАП 10.8 ст.1 ө.буенча җаваплылыкка тартылды. Ветеринария законнарын бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Актаныш районының Пучы а/М-7 авылында, «Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник Регламенты нигезендә, чи сөт ташу кагыйдәләрен бозып, чи сөт ташу факты ачыкланды. Продукция сынмаган цистернада ташылган. Маршрут: ТР Актаныш районы-ТР Мөслим районы. Хокук бозучыга РФ КоАП 14.43 ст.1 ө. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Түбән Кама шәһәренең дви инспекторлары тарафыннан, «Магнит» сәүдә үзәге янындагы мәйданда, тиз бозыла торган терлекчелек продукциясен сату кагыйдәләрен үтәү буенча, ветеринария законнары нигезендә, терлекчелек продукциясен сату урыннарын карап чыктылар. Продукциягә ветеринария документлары тикшерелде, азык-төлек продуктларын сатуда хокук бозуларны булдырмау буенча киңәшләр бирелде.
Бүген Түбән Кама шәһәре администрациясендә хайваннар котыру авыруын профилактикалау буенча ункөнлек үткәрү кысаларында эпизоотиягә каршы комиссия утырышы узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карары белән халыкка хәбәр итү, йорт хайваннарын тотуны оештыру мәсьәләләрендәге республика законының төп нигезләмәләрен аңлату буенча таләпләр билгеләнде. Дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама бүлеге инспекторы Шамил Тимиркаев утырышта катнашучылар алдында доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә ветеринария учреждениеләре башлыклары катнашты. Түбән кама шәһәре һәм районы, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, охотохозяйств, авыл җирлекләре башлыклары .