Актаныш шәһәре администрациясендә хайваннар котыру авыруын профилактикалау буенча ункөнлек үткәрү кысаларында эпизоотиягә каршы комиссия утырышы узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карары белән халыкка хәбәр итү, йорт хайваннарын тотуны оештыру мәсьәләләрендәге республика законының төп нигезләмәләрен аңлату буенча таләпләр билгеләнде. Дәүләт ветеринария инспекциясенең Чаллы бүлеге инспекторы Галиев Рәҗәп Хәлил улы утырышта катнашучылар алдында доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә Актаныш РДВБ башлыгы, Роспотребнадзор, аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.