Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәренең «Чебурашка «2 нче гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы» карата ветеринария законнары таләпләрен үтәү буенча урынга чыгып планлы тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында ветеринария законнарының бозылуы ачыкланды.Әлеге факт буенча беркетмә төзелде һәм административ хокук бозу турында эш буенча карар чыгарылды, күрсәтмә бирелде, вазыйфаи зат РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.