ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама районы «Таврия-2» СПВК стационар постында эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария законнарын бозган өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. 


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. 

 Ел саен, Өлкәннәр көне уңаеннан, «Арча РДВБ " ДБУда өлкәннәрне хөрмәтләү үткәрелә.

 Бәйрәм уңаеннан «Арча РДВБ " ДБУда өлкән буынга 36 кеше азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә 27 кг күләмендә казылык әйберләре һәм дуңгыз шпигын санкциясез сату фактларын ачыклады.Хокук бозучы административ җаваплылыкка РФ КоАП 10.8 ст.1 ө., 10.6 ст. 1 ө. буенча тартылды.  Сату туктатылган.

ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында («Малиновка СПП») сөтне ветеринария документларыннан башка ташу факты ачыкланды.Гаеплегә карата РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча каралган административ җаваплылыкка тартылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан кошларны карап тотуның ветеринария кагыйдәләрен үтәү буенча шәхси ярдәмче хуҗалык тикшерелде.  Тикшерү барышында «Ачык типтагы гражданнарның шәхси хуҗалыкларында һәм кошчылык хуҗалыкларында кошларны тоту буенча ветеринария кагыйдәләрен раслау турында»2006 елның 3 апрелендәге 103 номерлы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгының 2,2 пунктын бозу ачыкланды. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш буенча беркетмә төзелде. Закон бозучы РФ КоАП 10.6 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов традицион чараны уздыруның оештырылуын бәяләделәр.

Сатып алучылар бәяләгәнчә, ярминкә мәйданчыкларына продукция ассортиментының җитәрлек күләмдә китерелгән. Чәй, коймак, камыр ризыклары белән җәмәгать туклануы нокталары оештырылды.

Ярминкәләр башыннан алып ахырына кадәр һәр мәйданчыкта ветеринария хезмәте белгечләре булачак һәм продукциянең сыйфатын даими тикшереп торачак.  Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен ветеринария хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Шул исәптән ветеринария-санитария экспертизасы, ветеринария документларын бирү һәм ветеринария хезмәте күрсәтү.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр үткәреләчәк.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Лаеш шәһәре территориясендә ветеринария документларыннан башка сыер ите сату факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сату туктатылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре инспекторлары тарафыннан контроль астында булган районнарда Себер язвасы үләт базларын һәм биотермик чокырларны тикшерү башланды.  Объектларны тикшерү биологик калдыкларны утильләштерүнең ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү предметына үткәрелә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстанда котыру авыруын профилактикалау эшен оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев,ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова катнашты.

Исегезгә төшерәбез,28 сентябрьдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көнен билгеләп үтә.Котыру бик көчле табигый-чыганак инфекциясе булып тора һәм хайваннар өчен дә,кеше өчен дә зур куркыныч тудыра.

Матбугат конференциясендә авыруның төп чыганаклары һәм ТРда котыру авыруын профилактикалауга юнәлтелгән чаралар турында сөйләделәр.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәрендә казылык әйберләрен ветеринария документларыннан башка сатуның 3 очрагы ачыкланды. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сату туктатылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International