Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

2019 елның 28 сентябре, шимбә

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов традицион чараны уздыруның оештырылуын бәяләделәр.

Сатып алучылар бәяләгәнчә, ярминкә мәйданчыкларына продукция ассортиментының җитәрлек күләмдә китерелгән. Чәй, коймак, камыр ризыклары белән җәмәгать туклануы нокталары оештырылды.

Ярминкәләр башыннан алып ахырына кадәр һәр мәйданчыкта ветеринария хезмәте белгечләре булачак һәм продукциянең сыйфатын даими тикшереп торачак.  Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен ветеринария хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Шул исәптән ветеринария-санитария экспертизасы, ветеринария документларын бирү һәм ветеринария хезмәте күрсәтү.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International