"Татарстан Республикасында котыру авыруын профилактикалау эшен оештыру"темасына матбугат конференциясе.

2019 елның 27 сентябре, җомга

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстанда котыру авыруын профилактикалау эшен оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев,ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова катнашты.

Исегезгә төшерәбез,28 сентябрьдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көнен билгеләп үтә.Котыру бик көчле табигый-чыганак инфекциясе булып тора һәм хайваннар өчен дә,кеше өчен дә зур куркыныч тудыра.

Матбугат конференциясендә авыруның төп чыганаклары һәм ТРда котыру авыруын профилактикалауга юнәлтелгән чаралар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International