ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Корбан гаетендә санитар иминлек тәэмин итү" темасына матбугат конференциясе узды.

Терлекчелекне уңышлы алып бару өчен биналарны вакытында дезинфекцияләү мәҗбүри шарт булып тора.


17
июль, 2020 ел
җомга

Җәйге айлар – уртак яллар өчен менә дигән вакыт. Үз хайваның белән саф һавада бергә күбрәк вакыт уздырыр өчен зур мөмкинчелек. Әмма һава торышын истә тотарга кирәк, бигрәктә хайваннар белән бергә йөргәндә.  


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эт рационын төзегәндә, хайванның бүреләр нәселеннән булуын истә тотарга кирәк. Кешеләрдән аермалы буларак, алар бар әйберне дә ашамыйлар. Эт, мәче рационының нигезен мең еллар дәвамында чимал ит һәм эчке органнар тәшкил итә.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бизнесның теләсә кайсы төре кебек үк, умартачылык өлкәсе дә документлар әзерләүне таләп итә. Эшчәнлек алып бару өчен һәр умартачыга кирәкле төп документлар исемлегенә түбәндәгеләр керә: ветеринария паспорты, паспорт, шәхси хуҗалык турында белешмә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин рәислегендә видеоконференция режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше буенча киңәшмә узды.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

9 июлдән 30 июлгә кадәр «Оnline кабул итү - 2020» конференцияләр циклы Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә узачак. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза. Конференцияләр сишәмбе көннәрендә булачак. Системага тоташу өчен 761 7871 0830 идентификаторын кертергә кирәк, пароль: 3vrgnh.

1993 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында»законга кул куйды. Әлеге Закон Татарстан Республикасы территориясендә ветеринария эшен оештыруның һәм гамәлгә ашыруның бердәм принципларын билгеләргә мөмкинлек бирде. Бу датаны «Татарстан ветеринария көне»дип атарга мөмкин.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалардан сораштыру


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында терлекләрне Бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International