Этләрне аномаль эсселектән ничек сакларга?

2020 елның 17 июле, җомга

Җәйге айлар – уртак яллар өчен менә дигән вакыт. Үз хайваның белән саф һавада бергә күбрәк вакыт уздырыр өчен зур мөмкинчелек. Әмма һава торышын истә тотарга кирәк, бигрәктә хайваннар белән бергә йөргәндә.  

Хуҗалар хайваннарны саклаучы җәйге кагыйдәләр турында онытмаска тиешләр.

Исегезгә төшерәбез:

Эссе вакытта хайванны беркайчанда машинада калдырмагыз, кыска вакытка да калдырырга ярамый;

Хайванның һәрвакыт чиста, салкынча суы булырга тиеш. Шуның өчен үзегез белән су алырга онытмагыз;

Эсседә асфальт җылына һәм этләрнең аяклары пешәргә мөмкин. Тәүлекнең эссе вакытында озак урамда йөрергә ярамый. Бигрәк тә мопс, бульдог, пекинес кебек токым этләре белән.;

Шулай ук пироплазмозны профилактикалау турында да онытмагыз! Этне вакытында профилактик тамчылар белән эшкәртегез, махсус муенчык сатып алыгыз һ. б.

Урамнан йөреп кергәннән соң эттә талпаннар булмавын ачыкларга кирәк;

Һава торышы үзгәргәндә еланнар активлаша. Песиләр, этләр кызыксынучан булганга күрә, үзләренең аяк, тел, борын кебек әгъзәләрен тешләтә алалар. Мондый очракларда кичекмәстән ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International