Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин рәислегендә видеоконференция режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре, территориаль бүлекләр һәм район дәүләт ветеринария берләшмә башлыклары катнашты.
Ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турындагы анализ белән Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады.