Мәгълүмат!

2026 елның 5 июне, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Биектау муниципаль районы хакимиятенең вазифаи заты тарафыннан, Әлдермәш авылында чишмәне саклау мәсьәләсе буенча, махсус хәрби операциядә катнашучының мөрәҗәгате объектив рәвештә, һәрьяклап каралмаган, мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның асылы буенча җавап бирелмәгән, закон бозуларны төзәтү чаралары күрелмәгән.

Вазифаи зат конституциядә күрсәтелгән гражданлык хокуклары бозылу сәбәпле, җаваплылыкка тарту максатыннан, табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Прокурор карары нигезендә гаепле вазифаи зат РФ КоАП 5.59 маддәсе (гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозу) буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 5000 сум күләмендә штраф билгеләде.

Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры җирле үзидарә органы җитәкчесенә карала торган эшнең күрсәтмәсен тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International