Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
Региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» ландшафт профилендәге дәүләт табигать тыюлыгына керә торган Идел елгасы акваториясендә ятьмә кулланып, законсыз рәвештә балык тоту тыелган булуга карамастан, мондый очрак ачыкланды.
Тикшерү материаллары гаепле затны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен, тикшерү органына җибәрелде.
Аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 256 маддәсенең 1 өлешендәге «б», «г» пунктлары буенча җинаять эше кузгатылды (саклана торган су биологик ресурсларын саклау территориясендә законсыз балык тоту тыела).