Казан ярминкәләрендә күчмә ветеринар лаборатория продукциянең сыйфатына бәя бирә

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе
Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган шимбә көнне башкала мэры Илсур Метшин Ямашев урамында һәм академик Лаврентьев урамнарында урнашкан ярминкәләр эшчәнлеге белән танышты. Казан ветеринар берләшмәсе башлыгы Тимур Галеев башкала мэрына күчмә ветеринар лаборатория тәкъдир итте. Бу техника теләсә кайсы урында кыска вакыт аралыгында азык-төлек продукциясенә ветеринар-санитар экспертиза үткәрергә ярдәм итә. Ветеринария табибы Нурия Решетникова исә яңа җиһазның мөмкинлекләрен эштә күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International