Чиплау – хайванның тиресе астына уникаль идентификацион номерлы микрочип кертү процедурасы. Чип хайванның кушаматы, аның хуҗасы, шулай ук прививкалар һәм башка медицина манипуляцияләре турында мәгълүматны үз эченә ала.
Чиплау ни өчен кирәк:
югалган хайванны эзләүне җиңеләйтү – чиптагы код буенча мәгълүмат базасында хуҗаны табарга мөмкин;
чит илгә чыгу мөмкинлеге-күпчелек илләрдә чип булу — чикне кичү өчен мәҗбүри шарт;
күргәзмәләрдә һәм ярышларда катнашу.
Котырудан вакцинация – этне үлемгә китерә торган авырудан саклый торган мәҗбүри процедура.
«Бөгелмә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУның ветеринария белгечләре йорт хайваннарын вакцинацияләү һәм чиплау буенча һәркөнне урыннарга чыгып чаралар үткәрәләр.
Этне чиплау процедурасы өчен түбәндәге документлар булырга тиеш:
- этнең ветеринария паспорты;
- ИНН;
хуҗасының паспорты.
Игътибар итегез, вакцинация Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә мәҗбүри процедура булып тора. Профилактик чараларны үтәү йортыгызның һәм якыннарыгызның иминлеген тәэмин итәчәк.
Бугульма РГВО