Чара һөнәри бәйрәм – ел саен 31 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көненә багышланган иде.
Тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев котлады.
Чара республиканың биологик һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә ветеринария хезмәтенең төп ролен ассызыклады. Ведомство башлыгы үз чыгышында билгеләп үткәнчә, белгечләрнең көндәлек хезмәте – лаборатор тикшеренүләрдән алып, эпизоотик иминлекне саклау һәм милләтнең сәламәтлеген саклауга да нигез булып тора.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев шәхсән үзе белгечләргә лаеклы бүләкләр тапшырды, аларның күпьеллык намуслы хезмәтләрен һәм Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Республика ветеринария хезмәте бурычларын хәл итүдәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
Аксаков Денис;
Хәйруллина Алинә;
Шәрәфиева Регина.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Мактау грамоталары белән югары һөнәри осталыклары өчен бүләкләнделәр:
Гайнатулина Диана;
Галиуллина Айгөл;
Евстифеев Антон;
Лелеко Дарья;
Хәмидуллина Алисә;
Шаһимуллин Эмиль.
Хезмәттәшләрен югары дәүләт бүләкләре белән котладылар. Бүләкләнүчеләргә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч, иминлек һәм Татарстан халкының сәламәтлеген саклауда яңа һөнәри казанышлар теләделәр.
#Ветеринарияхезмәткәрекөне #ТРВетеринариясе#ТРДВИ