Минзәлә районында ветеринарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм лаборатория эшен бәяләделәр

2026 елның 1 сентябре, сишәмбе

Кичә “Минзәлә РДВБ” ДБУндә хезмәткәрләрнең Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев белән эшлекле очрашуы булды. Чара Ветеринария хезмәткәре көнен билгеләп үтүгә багышланган иде.

 

  • Эш сәфәре барышында делегация учреждениенең лабораториясендә һәм җитештерү биналарында булды, «Минзәлә РДВБ» ДБУ башлыгы Нияз Габдуллин кунакларга техник җиһазлар һәм диагностика процессын оештыру турында сөйләде. Җитәкчеләр ветеринария табиблары хезмәтенең югары социаль әһәмиятен, аларның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешләрен һәм милләтнең сәламәтлеген саклау өчен яшьләр арасында һөнәрне популярлаштыру зарурлыгын ассызыкладылар.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен берләшмәнең иң яхшы хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International