Мәгълүмат!

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Мәскәүдә К.А. Тимирязев ис. РДАУ-АХА югары белем бирү ФДБМУ базасында «Терлекчелек һәм ветеринария» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты.

Чара «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

«Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты конкуренциягә, эшмәкәрлеккә һәм шәхси инициативага нигезләнгән тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итүгә юнәлдерелә. Аның кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты гамәлгә ашырыла, ул социаль,  икътисад өлкәләрен һәм төрле тармакларда җитештерүчәнлекне арттыругә юнәлтелгән.

Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар агросәнәгать комплексында (АПК) хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Төп игътибар тармакта перспектив юнәлешләрне билгеләүгә бирелде, бу заманча эш алымнарын һәм технологияләрне тагын да нәтиҗәлерәк гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Терлекчелек һәм ветеринария өлкәсендәге мәсьәләләр буенча һәрьяклап фикер алышуны тәэмин итү һәм аларны гамәлгә ашыруда нәтиҗәле алымнар куллану өчен, Россия Федерациясе субъектларының әлеге юнәлешләрне алып бара торган вәкаләтле затларының киңәшмәдә катнашуы тәкъдим ителде. Бу гамәлдәге мәсьәләләрне тирәнрәк анализларга һәм аларны чишү өчен уртак фикергә килергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай итеп, түгәрәк өстәл тәҗрибә уртаклашу һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә, Россия һәм халыкара базарларда көндәшлекне арттыруга ярдәм итә торган стратегияләр эшләү өчен мөһим платформа булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International