Авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кошларын, шулай ук терлек продукциясен, ветеринария документларыннан башка, рөхсәтсез ташуны булдырмау максатларында ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә, һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар һәм кошларның хәрәкәтен һәркөнне тикшереп торалар.
Безнең белгечләр «Малиновка» һәм «Тула-1» стационар полиция постларында кизү торалар, шулай ук мобиль полиция төркемнәре белән патрульлек итүдә катнашалар. Хокук бозулар ачыкланган очракларда материаллар Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тикшерү һәм тиешле чаралар күрү өчен тапшырыла.
2026 ел башыннан 3893 транспорт чарасы каралган, ветеринария законнарын бозуның 77 очрагы ачыкланган.
Барлык гражданнарга һәм эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәбез: терлекләрне һәм продукцияне ветеринария документлары булганда гына күчереп йөртеп, Россия Федерациясе законнарын үтәүне сорыйбыз.
Раслаучы белешмәләре булмаган затлардан хайваннар һәм кошлар сатып алудан тыелырга (1, 4 нче Форма), шулай ук «Ветис» федераль дәүләт мәгълүмат системасында «Хорриот» компоненты тиешенчә идентификацияләнмәгән, исәпкә алынмаган һәм маркировкаланмаган хайваннарны сатып алудан тыелырга киңәш итәбез.