ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе һәм «Минзәлә РДВБ» ДБУ махсус хәрби операция уздыру зонасында булган геройларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен юлладылар. Безнең хәрбиләр Лада Гранта 219010 маркалы автомобиль кабул итеп алдылар.
Машина ветеринария хезмәтенең мобильлеген тәэмин итәчәк, сәламәтлекне сакларга һәм аеруча кирәк булган урыннарга бырып ярдәм күрсәтергә ярдәм итәчәк.
Бу транспорт катлаулы шартларда үзен яхшы яктан күрсәтә һәм безнең сугышчыларга ышанычлы ярдәмче булыр дип ышанабыз.
Төрле милләт һәм диндәге ата-бабаларыбыз төрле елларда Ватанны бергә саклаганнар. Россия халыклары бердәмлеге елының асылы шунда. Бүген бу бердәмлек дәвам итә: махсус хәрби операциядә катнашучылар иңгә-иң куеп илнең киләчәген яклыйлар. Без буыннар арасындагы мең еллык бәйләнешне саклыйбыз һәм батырлыкны арттырабыз.
Россия көнен билгеләп үткән бу истәлекле көндә без барыбызны да бөек бәйрәм белән котлыйбыз! Бу – илебез геройлары, җиңүчеләр, космосны буйсындыручылар көне!
Уртак эшкә кушылыгыз, оборонаның алгы сызыгында безнең егетләргә бергәләп ярдәм итик. Без бердәм булганда, илнең көче һәм киләчәккә ышаныч арта.
Һәрберебез илебезне яклаучыларга ярдәм итүдә өлеш кертә ала.
Без бергә – җиңелмәс көч!