Кыска һәм мәгълүмати мәкаләләр аша һәркем иң актуаль сорауларга җавап таба алачак.
Тема: Яшь терлекләрнең авырулары һәм аларны профилактикалау.
Яшь терлекләрнең массакүләм авыруларын кисәтү өчен аны алу һәм үстерүнең ветеринария-санитария кагыйдәләрен төгәл үтәү, тулы канлы баланслы ашату, оптималь микроклиматны саклау, стресс йогынтысын һәм авыруга китерә торган факторларны булдырмау яисә киметү, биналарны һәм урамда йөрү мәйданчыкларын нәтиҗәле дезинфекцияләү чараларын үз эченә алган профилактик чаралар комплексын башкарырга кирәк.
Иммунологик статуска коррекция ясау мөһим роль уйный, ул өстәмә рәвештә угыз, иммун сывороткалары, иммуноглобулин препаратлары, шулай ук иммунотроп активлыгы булган чаралар (иммуномодуляторлар, иммуностимуляторлар) биреп башкарыла. Бозаулар туганнан соң 3-5 көннән башлап, имезгәннән соң 1,5-2 сәгать узгач 20-250С кадәр суытылган кайнатылган су эчертәләр. 10 көннән башлап эчәргә яраклы гадәти су бирәләр һәм тупас һәм концентрацияле азык ашарга өйрәтәләр. Су һәм башка кирәк-ярак өчен исәпләнгән савытларны бозауларны ашатканнан соң һәр очракта да юалар һәм дезинфекциялиләр, резин имчәкләрне кайнаталар.
Яңа туган бозауларда терморегуляциянең камил булмавын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә салкын дымлы һава (температура +50 градустан түбәнрәк һәм дымлылык 85% артык булганда), салкын идәннәр, түшәмә булмау, хайваннарны туганнан соң ук сөртү һәм киптерү мөмкинлегенең булмавы аларның тән температурасын 32-330С кадәр төшерүгә китерә (гипотермия). Бу вакытта угыз аша иммуноглобулиннарның үзләштерелү дәрәҗәсе дә кими. Мондый хайваннарның абсолют күпчелеге ашказаны-эчәк һәм респиратор авырулар белән авырый.
ТР МК Баш ветеринария идарәсе яңалыкларына язылырга:
Телеграмм: t.me/guvkmrt