26 апрель  – Халыкара Чернобыль һәлакәтен искә алу көне 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСының дүртенче энергоблогында шартлау була, ул XX гасырның иң эре техноген авариясенә әверелә

2026 елның 26 апреле, якшәмбе

26 апрель  – Халыкара Чернобыль һәлакәтен искә алу көне 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСының дүртенче энергоблогында шартлау була, ул XX гасырның иң эре техноген авариясенә әверелә.
 
Һәлакәт нәтиҗәсендә:
- реакторның актив зонасы һәм саклау киртәләренә зыян килә;
- атмосферага 520 куркыныч радионуклид чыга;
- Европа территориясен радиоактив болыт каплап ала, шулай ук Канада, Япония һәм АКШка да барып җитә.
Корбаннар һәм коткаручылар
- авариянең беренче сәгатьләрендә 300 дән артык эшче һәм янгын сүндерүче зыян күрә, беренче айларда 28 коткаручы вафат була;
- килгән зыянны бетерү өчен 800 меңнән артык СССР гражданинын  мобилизациялиләр, алар «Саклану» корылмасы төзеп, дезактивация үткәрү эшенә керешәләр.
Нәтиҗәсе
- Европада 207,5 мең км² территория зарарлана, шуның 59,3 мең км² — Россиягә туры килә;
- Беларусь, Россия һәм Украинаның 8,4 миллионга якын кешесе радиация ала;
- йөзләрчә мең кеше эвакуацияләнә.
Халыкара Хәтер көне
2016 елдан 26 апрель Халыкара Чернобыль һәлакәтен искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне мемориаль, белем бирү чаралары һәм зыян күргән төбәкләргә ярдәм акцияләре уза.
 
Бу көнне ничек билгеләп үтәргә
- һәлак булганнарны һәм коткаручыларны искә алу;
- һәлакәт турында күбрәк белем туплау;
- коткаручыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә торган иҗтимагый оешмаларга ярдәм кулы сузу;
 - атом-төш куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алышу.
 
Бу көн тарихи хәтерне һәм атом-төш куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә теләктәшлекнең мөһимлеген искә төшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International