Йогышлы авыл хуҗалыгы хайваннарын Татарстан Республикасы территориясенә рөхсәтсез кертү очраклары ешаю һәм йогышлы авырулар чыганаклары барлыкка килү сәбәпле, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе терлекләрне республика территориясенә ветеринария документларыннан башка кертүнең ярамавы турында искә төшерә. Инфекцияле һәм авыру хайваннарны хокуксыз кертүнең нәтиҗәсе булып куркыныч авырулар барлыкка килү тора, аерым алганда, 28 еллык иминлектән соң, соңгы 2-3 елда бездә Бруцеллез теркәлә башлады.
Яшь эре һәм кече терлекләр еш кына латент рәвештә, ягъни симптомнарсыз авырый. Хайваннарда бруцеллезның төп билгесе булып аборт тора. Әгәр дә авыруны вакытында ачыкламасаң һәм дәвалау курсы узмасаң, кешедә авыру хроник формага күчә, бу исә соңыннан терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк-кан тамырлары, нерв һәм организмның башка системалары (артрит, спондилит, ишиорадикулит, менингоэнцефалит, миокардит) зарарлануына китерә.
Профилактика чаралары:
-Ветеринария документларысыз билгесез сатучылардан терлек сатып алмаска;
- Ветеринария документы булмаган хуҗалыклардан сөт һәм сөт продуктларын сатып алмаска һәм кулланмаска;
-Сатып алынган сөтне кайнатканнан соң эчәргә;
-Ветеринария-санитария экспертизасын үтмәгән ит, субпродуктлар, ярымфабрикатлар сатып алмаска, хәтта якын кешеләрегез тәкъдим итсә дә;
-Ит, ит продуктлары, сөт сатып алганда сатучыдан ветеринария документын сорагыз;
-Терлекләрне ветеринария документысыз сату ачыкланганда, кайнар линияләргә хәбәр итегез:
Татарстан республикасы буенча РСХН идарәсе– 8(843)277-60-05; 843 - 570-20-08
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе-8 (800)201-40-32.