Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хайваннарда һәм кошларда була торган аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе вәкилләре, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, ветеринария берләшмәләре башлыклары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлекләрне яңадан сату белән шөгыльләнүче эшкуарлар катнашты.
Марат Җәббаров терлекләрдә бруцеллезга каршы көрәш буенча ветеринария кагыйдәләре нигезендә кыска срокларда чыганакларны бетерү чараларын уздырырга кушты.
Ул, мөгезле эре һәм вак терлекләрне ветеринария документлары булмаган килеш, шулай ук имин булмаган төбәкләрдән рөхсәтсез кайтару буенча эш алып барырга кирәк, диде.
Министр, терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре «ябык типтагы» үз предприятиеләрен биологик яклауны тәэмин итәргә, алып-сатарлардан рөхсәтсез терлек сатып алуга юл куймаска, кайтарыла торган терлекләрне карантинга куярга һәм чит затларны территориягә кертмәскә тиеш, дип ассызыклады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Россия Федерациясендәге эпизоотик вәзгыять һәм хайваннарга бруцеллез һәм котыру авырулары керүен һәм таралуын кисәтү чаралары турында сөйләде.
Ул авыл хуҗалыгы терлекләрен читтән кайтарганда үтәлергә тиешле кагыйдәләр турында мәгълүмат бирде: «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерү; терлекләр алына торган төбәкнең йогышлы терлекләр авыруларыннан имин булуы; хәрәкәт маршрутын Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең территориаль идарәсе белән килештерү; кайтарыла торган терлекләрнең һәр партиясенә рәмиләштерелгән ветеринария документы булу; кайтарыла торган терлекләрне районның ветеринария хезмәте тарафыннан конторольгә алу һәм карантин чаралары», — диде Тимур Галиев.
Котыру авыруын профилактикалау чараларына ул йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына бушлай профилактик вакцинация ясауны, кыргый хайван итен ашаучы хайваннарны иммунизацияләүне, патологик материалны лабораториядә тикшерүне, халык арасында аңлату эшләрен алып баруны һәм кешеләрне тешләгән йорт хайваннарын аерым тотуны кертте.
Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев предприятиеләрне аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар керүдән биологик яклау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде .
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков африка дуңгыз чумасы һәм котыру авыруы таралуны кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.
Чара азагында Марат Җәббаров кошчылык хуҗалыкларында, шулай ук ведомство территориясендә үлгән һәм авыру кошларны ачыклау буенча биологик яклау шартларының үтәлешенә контрольне көчәйтергә, шулай ук эпизоотик вәзгыятьне мониторинглау өчен кыргый кошларны атуны һәм атылган кошлардан пробалар алуны һәм аларны диагностик тикшерүне тәэмин итәргә кушты.
Ул шулай ук африка дуңгыз чумасын профилактикалау чараларын дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте: “Биоресурслар комитетына: кыргый кабаннарны атуны дәвам итәргә. Республиканың күрше төбәкләр белән чиктәш районнарына аерым игътибар бирергә. Дуңгызчылык предприятиеләренең һәм хуҗалыкларының буфер зоналары территорияләрен контрольдә тотарга. Росия табигать күзәтчелегенә: үзенә караган территориядә кыргый кабаннар санын җайга салуны контрольгә алырга. Барлык дуңгызчылык предприятиеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләренә: максималь биологик яклауны тәэмин итәргә, дуңгызларны имин төбәкләрдән генә һәм ветеринария идарәсе белән килешү булганда гына кайтарырга”, - дип ассызыклады министр.