Авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2025 елның 12 апреле, шимбә

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

Ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын катгый тикшереп торалар һәм керә торган азык-төлек чималы һәм терлекчелек продуктларының, үсемлек продуктларының сыйфатына көндәлек анализ ясыйлар.

Ярминкәләр көннәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария белгечләре һәр мәйданчыкта кизү торалар һәм продукциянең сыйфаты, ветеринария-озату документларының булуы һәм сәүдә мәйданчыкларының санитария таләпләренә туры килүе буенча өстәмә контроль алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International