Кыргый фауна арасында югары патогенлы кош гриппы учагын бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узды

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нургали улы Ногманов җитәкчелегендә кыргый фауна арасында югары патогенлы кош гриппы учагын бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узды.

Өйрәнүләргә Татарстан Республикасының эпизоотиягә каршы республика мобиль отряды җәлеп ителде, ул республика министрлыклары һәм ведомстволары бүлекчәләреннән тора.

Өйрәнүләр Марий Эл Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте һәм Балтач районы белән чиктәш Киров өлкәсе вәкилләре белән берлектә үткәрелде.

Чара барышында республиканың эпизоотиягә каршы отрядының кыргый фауна арасында югары патогенлы кош гриппының шартлы учагын бетерүгә әзерлеге күрсәтелде.

Өйрәнүләрдә катнашучылар материалны алу һәм ветеринария лабораториясенә китерү, шартлы эпизоотик учакта үлгән кошларны юк итү, шулай ук территорияне һәм транспортны дезинфекцияләү белән таныштылар.

Чарада катнашучыларның барысы да гадәттән тыш хәл килеп чыкканда республика отрядының эш итү механизмы буенча күрсәтмә мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International