Баш ветеринария идарәсенең хезмәткәрләре "Урманны саклыйк" акциясендә катнаштылар

2024 елның 5 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре үз гаиләләре белән Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә “Урманны саклыйк” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.  

Әлеге чараның мөһим элементына әверелгән агач утырту, һәр кешенең экосистеманы саклауда актив катнашуын символлаштыра.

Әлеге акция урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарны саклау һәм яңадан торгызу, тормыш өчен мөһим проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатларында уздырыла. 

Шуны билгеләп үтү мөһим, урманнар кислород чыганагы һәм күп төрле хайваннар өчен яшәү урыны гына түгел, ә экологик балансны саклауга ярдәм итә торган климат үзгәрешләренә каршы табигый киртә дә булып тора.

Чара 2024 елда Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елын үткәрү кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International