Ульяновск өлкәсендә «КАДРЛАР БАРЫСЫН ДА ХӘЛ ИТӘ» төбәкара тактик-махсус өйрәнүләр узды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

П.А. Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт аграр университеты базасында ветеринария белгечләре арасында квалификация күтәрүгә һәм тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән төбәкара тактик-махсус өйрәнүләр узды.

Әлеге чара кысаларында Идел буе федераль округының төбәк хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре уникаль белемнәре, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Өйрәнүләрдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыйгуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашты. Идарә башлыгы урынбасары " Югары патогенлы кош гриппы. Профилактика, диагностика һәм ликвидация. Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте тәҗрибәсе" дигән нотык белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International