Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы рәисе белән очрашты

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы рәисе белән очрашуда катнашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек сәясәтен үстерүнең перспектив юнәлешләре, бизнесны үстерү мөмкинлекләре һәм төп нигезләмәләре, инвесторларның үзара хезмәттәшлек форматы мәсьәләләре каралды.

Шул исәптән әзер продукцияне сату өчен мөмкинлекләр, Россия Федерациясендә куллануны арттыруны стимуллаштыру һәм экспорт өчен яңа базарлар ачу. Шулай ук җирле ит эшкәртү предприятиеләре  һәм башка чимал белән тәэмин итүчеләр белән эшләү перспективалары мәсъәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International