Йогышлы, шул исәптән куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы үткәрелде

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә хайваннарның йогышлы, шул исәптән куркыныч авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы уздырылды, анда эпизоотик вәзгыять турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илдар Нургали улы Ногманов, биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары, эре дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясады.
   Утырыш республика штабы әгъзалары катнашында узды, аның составына Министрлар Кабинеты, Россельхознадзор, биоресурслар буенча Дәүләт комитеты, Роспотребнадзор, Урман министрлыгы, Росприроднадзор, ММЧ, ЭЭМ, ФЦТРББ, ФСИН, КДВМА ректоры, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башлыклары, ВКС режимында МО башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, дәүләт ветеринария идарәләре башлыклары да катнашты.
       Штаб утырышы нәтиҗәләре буенча җаваплыларга ТР территориясенә куркыныч чирләр үтеп кереп таралудан саклау чараларын көчәйтергә йөкләмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International