Вологда өлкәсендә ящур учагын локальләштерү һәм бетерү буенча төбәк ара өйрәнүләр узды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов Вологда өлкәсендә уздырылган төбәкара өйрәнүләрдә катнашты. Өйрәнүләр барышында Алмаз Гаптраупович учакны бетерү өчен күрсәтелгән техника һәм чаралар, ветеринария лабораториясенә материал үрнәкләрен сайлап алу һәм китерү, шартлы эпизоотик учакта һәлак булган хайванны юк итү, шулай ук территорияне дезинфекцияләү һәм җәлеп ителгән транспортны үткәрү процедурасы белән танышты. Чарада катнашучыларның барысы да гадәттән тыш хәл килеп чыкканда ветеринария хезмәтләренең эш итү механизмы буенча ачык мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International