2024 елның 10 февралендә Казанда Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узды «Россия Чаңгы Юлы"» Ярышлар уздыру өчен шәһәрнең һәр районында мәйданчыклар оештырылган иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе командасы «Россия чаңгы юлы - 2024»Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышында катнашты. Казанда яшәүче 20 меңнән артык кеше (алар арасында һәвәскәрләр дә, профессиональ спортчылар да бар) «Россия чаңгы юлы»массакүләм ярышында катнашты. Спортчыларга 2,5, 5 һәм 10 км дистанцияләрне үтәргә туры килде.ярыш тәмамланганнан соң профессиональ чаңгычылар арасында массакүләм старт, шулай ук җитәкчеләр, ветераннар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында йөгерү булды. Катнашучылар 2,5 км араны үттеләр. Гаилә елы кысаларында шулай ук махсус гаилә йөгереше үткәреләчәк, анда катнашучылар 1 километрлы символик дистанцияне уза алачак. Спорт бәйрәме кунаклары өчен барлык мәйданчыкларда чыгышлар белән киң күләмле мәдәни программа әзерләнгән иде