Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2026 елның июнендә Казан дәүләт аграр университетының «Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы Академиясе» институты базасында узачак «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында «Ветеринария фельдшеры» номинациясендә катнашучыларны теркәү башлану турында хәбәр итә.
Конкурс ике этапта уза – төбәк һәм федераль. Конкурсның федераль этабында Татарстан Республикасыннан региональ этабында җиңүче катнашачак.
Федераль этап нәтиҗәләре буенча иң яхшылар акчалата бүләкләр алачак: I урын – 1 млн сум, II урын – 500 мең сум һәм III урын – 300 мең сум.
Конкурста «Ветеринария фельдшеры» белгечлеге буенча кимендә 3 ел эш стажы булган Россия Федерациясе гражданы катнаша ала.
Региональ этапта катнашуга гаризалар 2026 елның 11 июненә кадәр «Работа России» порталында түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://konkurs.trudvsem.ru/