Республикада көзге планлы ветеринария-профилактика чаралары төгәлләнеп килә.
Эпизоотиягә каршы чаралар республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә.
Эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында район дәүләт ветеринария берләшмәләре табиблары барлык торак пунктларда һәм терлекчелек хуҗалыкларында:
• үсеп килүче яшь терлекне себер түләмәсенә һәм нодуляр дерматитка каршы вакцинацияләү;
• эре мөгезле терлекләрне туберкулинлаштыру, канны бруцеллез һәм лейкозга тикшерү;
• эт һәм мәчеләрне шәхси секторда котыруга каршы вакцинацияләү.