Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Госман улы Мотыйгуллин эш визиты белән Минзәлә районында булды.
Эш сәфәре барышында эпизоотиягә каршы көзге чаралар үткәрелү белән танышты һәм дәүләт ветеринария берләшмәсенең эшен тикшерде.
Шулай ук «Камский бекон» ҖЧҖ комплексында да булды, анда эре мөгезле терлекләрне саклау, сыерларны бракка чыгару һәм бозауларны ашату технологиясен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.