Һәр шимбә республика башкаласында һәм районнарында, гадәттәгечә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен дәвам итә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге, ветеринария белгечләре, районнарның баш ветеринария табиблары атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре барышында кизү торалар.
Барлык ит, балык һәм сөт продукциясе, умартачылык продуктлары ярминкәгә ветеринария документлары белән керә, алар Республика ветеринария лабораториясе һәм «Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе»нең 30 нчы номерлы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелә.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре хайван һәм үсемлек сәнәгате продуктлары сыйфатына көндәлек анализ ясый. Шул рәвешле сатып алучыга җентекләп тикшерелгән, куркынычсыз ит, сөт һәм сөт продукциясе, йомырка, яшелчә, балык һәм балык эшләнмәләре, бал, үсемлек продукциясе барып ирешә.