Саба территориаль бүлеге инспекторлары Саба районындагы фермер Райнур Ахметовның сөт эшкәртү предприятиесен тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагы ачыкланган. Җаваплы затка карата административ хокук бозу буенча протокол төзелгән.