19 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары МИнзәлә районындагы “Карлыгач” балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлеше буенча кабат тикшерә. Тикшерү барышында күренгәнчә, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән, ветеринария кагыйдәләре таләпләрен бозу очрагы табылмаган.