Малиновка постында Баш ветеринария идарәсе инспекторлары транспорт чараларын тикшергәндә Таможня Союзының “Ит һәм ит продукциясе куркынычсызлыгы” Техник Регламенты бозылу очрагына юлыга: Яшел Үзәннән Казанга 263 кг күркә ите суыткычы булмаган транспорт чарасында ташылырга тиеш була.